9 нчы декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубында төрле яшьтәге балалар өчен «Әкиятләр дөньясында Коррупция»дигән темага мәгълүмәти сәгать үткәрелде. Чараның максаты-балаларда коррупциягә каршы дөньяви карашны пропагандалау һәм формалаштыру; коррупциягә каршы күнекмәләр тәрбияләү, намуслылык тәрбияләү; "ришвәт»," коррупция» төшенчәләрен формалаштыру һ. б. Танылган әкиятләр мисалында балалар төрле ситуацияләрне карадылар һәм ничек эшләргә кирәклеген хәл иттеләр. Алар геройлар турында үз фикерләрен әйттеләр, алар белән килешкәннәрме, юкмы икән? Чара ахырында авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. тест үткәрде. Аннан күренгәнчә, балалар өйрәнелгән төшенчәләрне үзләштергәннәр.Шулай ук клуб фойесында урнаштырылган коррупциягә каршы стенд белән таныштылар..jpg)