14нче декабрьдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшевны искә алу көненә багышлап иҗат кичәсе уздырылды. Иҗат кичәсен китапханәче алып барды.Ул Салих Сәйдәшевның тормыш һәм иҗади юллары белән таныштырды. Иҗади кичәдә Салих Сәйдәшев көйләренә язылган җырлар башкарылды.