«Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән ел саен 21 августта Россия офицерлары көне билгеләп үтелә. Россия офицерлары өлкән буын-Бөек Ватан сугышы офицерларының традицияләрен лаеклы дәвам итәләр. Сугыш елларында йөзләгән бондюгалы-офицерлар Ватанын якладылар. Шуларның берсе Тихоново авылында туган Беляев Николай Андреевич.