Монаш авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Монаш авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белән гражданнар җыены булып узды.

Монашево авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 2020 елның 7 аена эш нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Ростислав Иосифов сөйләде.

2020 елның җиде ае эчендә оператив хәл турында ТР Менделеев районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең полиция участок уполномоченные Владимир Кириллов сөйләде.

Аннары янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынга каршы хезмәтнең ОНДиПР башлыгы Максим Скоробогатов сөйләде.

Очрашуга йомгак ясап, Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Менделеевск муниципаль районының 2020 елның җиде аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде .

Шулай ук авыл халкы район башлыгы урынбасарына һәм авыл җирлеге башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Халыкны мәктәпкә кадәр алып баручы юл, чишмәне реконструкцияләү һәм күп балалы гаиләләргә җир бирү мәсьәләсе борчыды. Барлык сораулар да контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International