2020 елның 12-13 ноябрендә Актаныш авылында Мини-футбол буенча 2020 елгы Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Ярышларда 12 команда катнашты: Яр Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Баулы, Актаныш, Сарман.
2011 елгы «Батыр» спорт мәктәбе командасы үз төркемендә Актанышны 5:0 һәм Баулыны 3:2 исәбе белән отты.
Чирекфиналга чыккач, алабуга белән 1:1 исәбе белән пенальти буенча 4:3 исәбе белән безнең команда җиңү яулады.
Шулай ук ярымфиналда безнең команда Сарман командасын 4:0 исәбе белән җиңде. Финалда яшь спортчылар Минзәлә командасы белән очраштылар, анда көндәшләрен 2:0 исәбе белән отты.
Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 1 урынны яулады.