Пенсияне уртак финанслау программасында катнашучыларга ел ахырына кадәр взнос ясарга кирәк

2020 елның 27 ноябре, җомга

Менделеев районында клиентлар хезмәте пенсия тупланмаларын дәүләти финанслашу программасында катнашучыларга булачак пенсиягә взносны 28 декабрьгә кадәр эшләргә кирәклеген искә төшерә. Гражданнар тарафыннан шәхси счетларга кертелгән суммалар 2000 сумнан алып 12 000 сумга кадәр дәүләт тарафыннан икеләтә арттырылачак.

Исегезгә төшерәбез, программада беренче акчалата түләү кергәннән соң 10 ел эчендә катнашу мөмкин. Бу 2011 елда программа буенча беренче тапкыр акча түләгән гражданнарның взнослары 2021 елга кадәр ике тапкыр артачак дигән сүз (2020 елда соңгы түләү шарты белән).

Программа буенча Взнос мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче аша түләнә. Мөстәкыйль түләгән очракта, кирәкле реквизитлар белән түләү квитанциясен яшәү урыны буенча ПФР клиент хезмәтендә, банкта алырга, яки РПФ сайтында электрон сервис ярдәмендә формалаштырырга мөмкин.

Эш бирүче аша взнос ясау өчен катнашучыга эш урыны буенча бухгалтериягә ирекле рәвештә айлык түләү күләмен күрсәтеп яки хезмәт хакыннан процентларда гариза бирергә кирәк. Взнос күләмен яңа гариза ярдәмендә үзгәртергә мөмкин.

Программада катнашучылар пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша акча формалаштыруны контрольдә тота алалар. Әлеге сервисларда, кылган түләүләрне, дәүләт финанславы суммасын һәм әлеге акчалардан алынган инвестиция керемен кертеп, барлык кирәкле мәгълүмат чагылдырыла. Бу мәгълүматларның барысы да РПФның рәсми сайтында шәхси кабинетта соратып алырга мөмкин булган шәхси счеттан өземтәдә бар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, пенсияләрне финанслашу программасы гамәлдә булган вакытта анда меңгә якын Менделеевск кешесе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International