Район башлыгы Валерий Чершинцев Илалов И.Н. крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

2021 елның 23 июле, җомга

Бүген Турай авыл җирлегенә эш сәфәре кысаларында район башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин белән бергә Илшат Илалов крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

Менделеевск районында Илшат Илалов, үз КФХларын теркәп, узган елдан эшли башлады.

Бүгенге көндә территория тулысынча киртәләп алынган, электр үткәрелгән.

Хуҗалыкның төп максаты - авыл туризмын үстерү. Киләсе елның язына КФХ башлыгы ачык ранчо өчен атлар, шулай ук сарыклар, куяннар һәм тәвә кошлары сатып алырга планлаштыра.

Район башлыгы Валерий Чершинцев хуҗалыктагы эшне уңай бәяләде һәм үсештә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International