ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 30 нчы октябрь көнне Камай авылы китапханәсендә “Репрессияләнгән шигърият” исемле әдәби сәгать уздырылды.

Менделеевск районында клиент хезмәте чираттагы тапкыр барлык гражданнарга дәүләт хезмәтләрен дистанцион рәвештә алырга мөмкин булуын искә төшерә.

Менделеевск районында Клиент хезмәте җитәкчесе җавап биргән берничә иң киң таралган сорауны халыкка җиткерәбез.

30 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсе "Чулпан" балалар бакчасы белән берлектә (тәрбиячесе Хәсәнянова Г.М.) балалар өчен "Сөмбеләдә кунакта" көзге бал үткәрде.

30 октябрьдә Үзәк китапханә 7 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Китап геройлары экранда да да яши” дип исемләнгән кино-викторина үткәрде.

28 октябрь көнне Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән (Укытучылары: Әминова Г.Ф.) “Сугыш һәм балалар” дигән батырлык дәресе үткәрелде.

30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Юность» кинотеатрында кинофильмнар төшерү

Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы һәм «Идел буе» АКИ СРО вәкилләренең уртак киңәшмәсе булды. Аны уздыруның максаты - дәүләт органнары һәм кадастр инженерлары арасында үзара хезмәттәшлекне оптимальләштерү, кадастр эшләрен башкаручылар тарафыннан рөхсәт ителә торган типик хаталарны анализлау, шулай ук БДКМР ФДИС яңа программа комплексының техник таләпләрен тикшерү.

30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музее репрессияләрнең тарихи чорлары белән танышырга тәкъдим итә.

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International