ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Татар әдәбиятының олуг язучысы Әмирхан Еники ның тууына 110 ел тулу уңаеннан Камай авылы китапханәсендә “Әмирхан Еники тылсымы“ дигән әдәби очрашу уздырылды.

11 нче "Балачак планетасы» балалар бакчасында «Халыклар төрле – Республика бер" дигән Республика милли мәдәниятләр конкурсы булып узды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

22 нче март көнне Турай авыл китапханәсендә Бөтендөнья шигърият  көне уңаеннан “Балачактан яраткан шигырьләр” дигән кычкырып уку сәгате үтте. Түбән сыйныф укучылары А.Бартоның Г.Тукайның М. Җәлилнең шигырләрен яратып укыдылар.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш  көнендэ Татар Тәкәше клубы мөдире  Мусина Айгөл, шифаханә фельдшеры Батталова Гөлфия белән берлектә авыл халкы белән әңгәмә уткәрелде.

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

21 март көнне 7нче балалар бакчасында  Татар китапханәсе белән  берлектә,  “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.

 Яшь буынга борынгы бәйрәмнәрне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын гел искә төшереп торырга кирәк. Бу хакыйкатьне истә тотып, китапханәче Розалия Яраханова, мәктәпнең балалар оешмасы җитәкчесе Гөлнара Әхмәтгәрәева һәм мәдәният хезмәткәрләре берләшеп,"Нәүрүз килә, каршы ал!" дип исемләнгән бик матур чара оештырдылар. 

21 нче март көнне Халыкара курчак театры көне. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. “Ләйсән” балалар бакчасы балалары өчен “Театр балаларга” исемле танып белү сәгате уздырды.

21 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә “Язгы кәеф  -  шигърияттә” исемле шигъри кичә үткәрелде.

Һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсенә килгән һәр укучы “Җаныма аваздаш шигырьләр” исемле күргәзмә белән танышып, күңеленә ошаган шигырьләрне укый алды. Кызганычка каршы, шигырьләрне бар кеше дә укымый .Әлеге чара шигъри сүзнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International