ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн "Нәүрүз" дип аталган. 21 март көнне Песәй авылы мәктәбендә мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның иң изге йолаларының берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 март көнне Үзәк китапханә залында татар китабына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелды. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, ТР журналистлар берлеге һәм ТР язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемэндәге премия иясе, "Казан утлары", "Мәйдан" журналларының бүләк мөхәррире, “Ислам нуры” дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире; әсәрләре, җырлары аша күңелгә үтеп кергән  Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева белән әдәби очрашу уздырылды.

2019 елда беренче космонавт - Ю. А. Гагаринның тууына 85 ел тулды. Шул уңайдан, Илнәт авылы китапханәсендә "Гагаринның җир орбитасы» дип исемләнгән күргәзмә – танышу үткәрелде.

Балалар китапханәсе 1 «Г» сыйныф укучылары өчен Ю. А. Гагаринның 85 еллыгына багышланган «Гагарин турында китаплар укыйбыз» төбәкара акциясе кысаларында «Кеше күккә күтәрелде» дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде.

21-27  март көннәрендә “Юность” кинофильмнар расписаниясе


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәт драма театрына вертуаль экскурсия

17 март көнне Монай авыл мәдәният йортында балалар өчен "Йолдызлы сәгать" интерактив уены үткәрелде.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

24 март көнне 11.00 сәгатьтә Дуслык паркында Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада шәһәр һәм районның иҗат коллективлары концерты. Барлык теләүчеләрне дә бәйрәмгә көтеп калабыз.

24 март көнне 11.00 сәгатьтә Дуслык паркында Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада шәһәр һәм районның иҗат коллективлары концерты. Барлык теләүчеләрне дә бәйрәмгә көтеп калабыз.

22 март көнне 17.00 сәгатьтә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда халык иҗаты фестивале кысаларында  ветераннар арасында «Балкыш-Сияние " VI Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район этабы узачак. Керү буш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International