ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2021 ел
шимбә

16 апреля в региональный оргкомитет по проведению предварительного голосования «Единой России» на выборах в Госдуму РФ подала документы действующий думский депутат, зампред Комитета Госдумы по экономической политике, промышленности, инновационному развитию и предпринимательству Альфия Когогина.

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә атналык йомгаклау планеркасы узды.


16
апрель, 2021 ел
җомга

13 апрельдән мөселман календаренда Рамазан ае башланды. Бәзәкә китапханәсе каршында өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” түгәрәге үзенең чираттагы утырышын шуңа багышлады,  “Килде безгә изге Рамазан” дигән тематик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Ф.Башарова төрле чыганаклардан  Рамазан ае фазыйләтләре турында укыды, “Коръән” китабын русчага дөрес тәрҗемә ясаган В.Порохова, ислам динен кабул иткән танылган шәхесләр турында видеоматериал белән таныштырды, дини китапларга күзәтү ясады.

16 апрель көнне китапханәче Е.Б. Шишова 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен “Экопатшалыкка сәяхәт - табигый дәүләт” дигән экология уены үткәрде. Чарада балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар.

Монаш авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «экологик дөнья тирәли" уен - сәяхәт үткәрде.

Әгәр Сез янгын учакларын тапсагыз, кичекмәстән 01 телефоны буенча янгынга каршы хезмәткә хәбәр итегез!

Менделеевск шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге конкурсларда уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. 11 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Россиянең киләчәге» Бөтенроссия конкурсына чыгу булды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары түбәндәге номинацияләрдә катнаштылар: вокал һәм хореография.

15-16 апрель көннәрендә бюджет оешмалары хезмәткәрләре, Татар Чаллысы авыл җирлегендә яшәүчеләр авыл территориясен җыештыру буенча 2021 - экологик өмәдә катнаштылар.

Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләр COVID-19 дан прививка ясыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International