Өлкәннәр көне алдыннан Песәй авылы китапханәчесе Песәй урта мәктәбе укучылары (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) белән берлектә "Ягымлы сүз күңелләрне җылыта" дигән акция үткәрделәр, Гыйләҗева Фәүзия апа һәм Шәихова Мария Илларион кызының өйләренә бардылар. Аларга ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары даирәсендә озын гомер теләделәр.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә татар язучысы, актер, драматург һәм прозаик К.Г. Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган "Татар драматургиясендә - Кәрим Тинчурин" дип исмеләнгән әдәби кичә узды.
Идарә итүче компания суд приставлары хезмәте белән бергә атнага 2 тапкыр бурычлыларны йөреп чыга.
Татар китапханәсендә 7 нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Яхшылык булган җирдә – яктылык” дигән игелек сәгате үткәрелде.
Тихоново авыл китапханәсендә язучы Борис Житковка багышланган «Борис Житков китаплары белән дуслашыгыз» дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Сәйтәк авыл китапханәсендә «Көзге буяулар»дигән рәсем бәйгесе узды.
22нче сентябрь көнне Песәй авылы китапханәсендә 9-11 сыйныф укучылары өчен күренекле актер, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган «Кәрим Тинчурин – халкыбызың яраткан драматургы» дигән портрет-кичә үткәрелде.
24 сентябрьдә Менделеевск шәһәренең "Юность" кинотеатрында Александр Цыпкин әсәре буенча төшерелгән "Хейт" фильмының ябык премьерасы узды. Анда Тойгуҗа авыл мәдәният йортының "Дөрешкәй" театр коллективының һөнәри белеме булмаган актерлары уйнады!
«Мәрхәмәт» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын - кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә, 2022 елның 29 сентябрендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Мәгариф хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «хатын – кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче (ахыргы) укуларда бүген РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр кабул ителде, алар буенча запаста булучы һәм хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган хезмәткәрләр өчен өстәмә гарантияләр, шулай ук РФ Торак кодексына һәм аерым закон актларына төзәтмәләр каралган, алар нигезендә мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары ТКХ хезмәтләре өчен вакытында түләнмәгән пенялардан һәм капиталь ремонт өчен кертемнәрдән азат ителгән.