Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 16 апрелендә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә.
14 апрель көнне Тойма авыл мәдәният йорты пасхаль креатив темасына яңа идеяләр сериясе белән сөендерде.
Менделеевск җитәкчелегенең шикәр бәяләре буенча мөрәҗәгате Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча Идарәсе тикшерү өчен нигез булды. Менделеевск районы администрациясе мөрәҗәгатенә җавап итеп, ваклап сату челтәрендә шикәр бәяләренең нигезлелеген тикшерде.
15 апрель көнне Тойма мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Кураково авылындагы чиркәүгә бардылар.
12 апрельдә бөтен дөнья Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтте. 1 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары өчен балалар китапханәсе китапханәчесе Казакова Л.М. «Белмәмеш белән космик сәяхәт»дип исемләнгән интерактив уен үткәрде.
14 апрель көнне Үзәк китапханәдә 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Сайлау лабиринты» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү буенча эшлекле уен узды.
13 апрель көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда, Үзәк һәм Татар китапханәләр әзерләгән “Күңел яктысын нурларын, халкыма багышладым” дигән әдәби очрашу үткәрелде. Очрашуга Яр Чаллы шәһәреннән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы” һәм “Кояшлы иҗаты өчен” Халыкара бүләкләр иясе, язучы, галим Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Дания Хан кызы Сибгатуллина; шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатыЛилия Фаис кызы Гыйбадуллина кунак булып килделәр.
2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән-томан, яшен;
- төнлә һәм көндез-яңгыр һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил (Казанда да).
Шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә гомуми өлешле милекне рәсмиләштерүне гадиләштерергә, ә бакчачыларның үзләренә дистанцион рәвештә тавыш бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим ителә. Росреестр катнашында эшләнгән тиешле закон проекты РФ Дәүләт Думасында каралуда тора.
Әлеге чара бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында узды. Консультация "Бердәм Россия" партиясенеңтөбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында узды.