Әлеге мәсьәләне һәрьяклап өйрәнү өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре РФ Граждан кодексына, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча, РФ Югары суды практикасына читтән торып сату ысулы белән товарлар сату кагыйдәләренә мөрәҗәгать иттеләр.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда 5,9 %ка индексацияләнгән пенсиянең 8,6 %ка кадәр арттырылган күләмен 3 февральдән гадәти график буенча ала башладылар. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.
Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда 5,9 %ка индексацияләнгән пенсиянең 8,6 %ка кадәр арттырылган күләмен 3 февральдән гадәти график буенча ала башладылар. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.
2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә:
төнлә һәм иртән урыны белән томан;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татар Тәкәш авылында режиссер Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез" "Живы ли вы?" татарча кино карап үттек.
Ватанны саклаучы көне уңаеннан Тойма мәдәният йорты китапханәчесе мәдәният хезмәткәре белән берлектә “Дан сиңа, солдат!” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде.
Татар Тәкәше авыл клубы директоры балалар белән бергәләп әтиләренә котлау открыткалары ясадылар Иҗат эшләре бик яхшы килеп чыкты, балалар үзләре дә бик канәгать калдылар.
Татар тәкәш авыл клубында "Гөлләрем" ансамбль кызлары егетләребезне онлайн котлап үттеләр.
23 февраль-ул көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Солдатлар"дигән конкурс программасы узды.Анда булачак Ватанны саклаучылар һәм армия сафларында хезмәт итүчеләр катнашты