Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары аңлаталар
«Гараж амнистиясе» эшли башлаганнан бирле Татарстанда 800 гә якын күчемсез милек объекты теркәлгән. Татарстан Росреестрына кергән документлар саны буенча фикер йөрткәндә, гражданнарның аңа карата кызыксынуы артуы күзәтелә. «Гараж амнистиясе» 2021 елның 1 сентябреннән эшли башлауга карамастан, татарстанлылардан әлеге законны гамәлгә ашыру буенча шактый сораулар килә. Еш очрый торган мисаллар китерәбез.
«Бизнес-миссия» кысаларында делегация туган якны өйрәнү музеенда, «Долорес» җиһаз фабрикасында һәм «Шифалы-су-Ижминводы»шифаханәсендә булды.
2022 елның 22 февраленнән 16 марты 11.57 дән 13.05 сәгатькә кадәр араларда яктылык дулкыннарының үзара тәэсир итешүләре йогынтысы (җир станцияләренең спутник кабул итү бүлмәләренең антенналарына кояш йогынтысы) белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эшендә кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин. Күпчелек кулланучылар сурәтләр сыйфаты үзгәрешен сизмәскә дз мөмкиннәр. Кайбер очракларда 2-5 минутка кадәр сурәтләрнең кыска вакытка тукталып калуы һәм сигналның тулысынча югалуы югалуы мөмкин.
2022 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, иртән һәм көндез бозлавык, юлларда көчле бозлавык.
Бәзәкә авыл китапханәсендә «Ләйсән» балалар бакчасы балалары белән берлектә бөек рус язучысы Н.Г. Гарин-Михайловскийның тууына 170 ел тулу уңаеннан «Гарин-Михайловскийның шәфкатьлелек дәресләре» исемле әдәби сәгать үткәрелде.
24 февраль көнне үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен "Гомерлеккә киткән Россия солдатлары" дип исемләнгән истәлек кичәсе үткәрде. Бу 76 нчы Псков Кызыл Байрак һава - десант дивизиясе 104 нче парашют десант полкының 6 нчы рота десантчы геройларына багышланган иде.
Енабердино авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдат җыры» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.
23 февраль - борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр туган җирне басып алучылардан батырларча саклаган Россия сугышчыларының барлык буыннарына хөрмәт, Бу дата уңаеннан Камай китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә чаңгы шуу оештырды.
Техник яктан катлаулы товарлар - ул эчке җайланмалары булган һәм төрле энергия ресурсларын кулланып, югары технологик дәрәҗәдә куллану функцияләрен башкара торган куллану товарлары. Хәзерге заман кешесенең тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны сату кагыйдәләре катгый регламентланган.