"Шифалы су-Ижминводы" шифаханәсе Татарстан Республикасының энҗе бөртеге
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 17 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык көтелә.
Агымдагы елның 27 декабрендә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты махсус салым режимын – «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы»н билгеләүне күздә тоткан закон проектларын карады һәм кабул итүгә тәкъдим итте. Яңа механизм 2022 елның 1 июленнән Россиянең дүрт субъектында: Мәскәүдә, Татарстан Республикасында, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә эшли башлаячак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, елның салкын вакытында температураның кискен төшүе белән бәйле суыту организмның респиратор инфекцияләренә, шул исәптән COVID-19га саклау көчләрен киметергә мөмкин, шуңа күрә һава торышы буенча киенү бик мөһим.
Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычын саклап калу шартларында ашамлыкларны өйгә китереп җиткерү хезмәте бик кирәкле булып кала бирә. Кулланучы заказы буенча әзер ризыкларны интернет аша яки телефон аша китереп җиткерәләр. Конкрет кафе яки ресторан менюсы һәм ризыкларның рәсеме белән интернет-сайтларда яки мобиль кушымталарда танышырга мөмкин
Менделеевск МР Башкарма комитетының2020 нче елның 13 нче ноябрендәге 649 нчы номерлы «Менделеевск МР территориясендә пиротехник эшләнмәләрне (фейерверк күрсәтүләрне) куллануны тәртипкә салу чаралары турында»гы карары нигезендә, Менделеевск шәһәрендә төзелешләрнең тыгызлыгын исәпкә алып, мондый мәйданчыкларның урнашу урыннары билгеләнде.
Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе форумы узды
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 15 декабре көннең икенче яртысында һәм кич белән, 16 декабрь төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә.