Бүген Радмир Беляев җитәкчелегендә Башкарма комитетның аппарат киңәшмәсе узды.
Татар Тәкәше авылында "Тизәйткечләр" көне узды. Бөтен дөньяда ел саен ноябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Бүген хакимияттә Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә Менделеевск муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
12 нче ноябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында оригами техникасы буенча мастер-класс үткәрелде.
14 нче ноябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында Халыкара тизәйкечләр көне узды.
13 ноябрь көнне Тойма авыл мәдәният йортында «Мин шансонны яратам» дигән дискотека булды.
2021 нче елның 12 нче ноябрендә Түбән Кама шәһәренең «Кама Артекы» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләнүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру үзәгендә Яшь хәрәкәт инспекторларының беренче республика форумы булып узды. Форум Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» тарафыннан оештырылды. Чарада Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм муниципаль берәмлекләреннән 90 бала һәм 45 педагог катнашты.
Катнашучылар ике командага бүленделәр һәм станцияләр буенча биремнәр үтәргә киттеләр. Барлык балалар да актив катнаштылар, уңай эмоцияләр алдылар.
Менделеевск районының Абалач мәктәбендә 2021 нче елның 10 нчы ноябрендә юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик чаралар үткәрелде. ЮИД отряды мәктәп балалары алдында чыгыш ясады, балалар өчен ачык һәм үтемле формада алар юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен күрсәттеләр, балаларга урам-юл киселешләрендә җәяүлеләрне нинди куркынычлар көтә алулары турында сөйләделәр.
1. ГРИПП ЮГАРЫ ТЕМПЕРАТУРАСЫЗ БУЛМЫЙ
Бу миф. Гриппның аерым билгесе булып 38,5 – 39,0°С тән температурасы тора, кайчагында авыруның беренче сәгатьләреннән югарыракта, әмма кайбер пациентларда грипп субфебриль (37,1-37,9°С) яки хәтта нормаль тән температурасы белән уза.