ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

12 ноябрьдә безнең илдә Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән барлыкка килгән экологик бәйрәм - Песнәкләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Сәйтәк авыл китапханәсендә «Песнәкләр көне»дип исемләнгән эко-сәгать үткәрелде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 15 ноябреннән 26 ноябренә кадәр такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча «кайнар линия» не үткәрү турында хәбәр итә.

13 нче ноябрьдә Тукай районы Суык-Су авылында Татарстан Республикасы Тукай районы "Спорт мәктәбе" Беренчелегенә 2010 елда туган һәм аннан да кечерәк, 2009 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге егетләр һәм кызлар  арасында бадминтон буенча  үткәрелгән ярышлар узды

Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

12 нче тапкыр «Татэнергосбыт " АҖ компаниясе энергияне сак тотуга юнәлдрелгән «Кояшлы куян» традицион балалар иҗат эшләре конкурсы үткәрде

Узган ял көннәрендә 2021 елның 13 ноябрендә хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең үз кырларындагы календарь матчында Менделеевск шәһәренең «Лигры» – Арча шәһәренең «Арча» командалары очрашты. Үткәрелгән матч нәтиҗәсендә «Лигры» командасы 9:5 исәбе белән җиңү яулады. Тренеры  Надыйров И. Р.

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. БМО резолюциясе нигезендә, 2005 елның октябреннән бу дата рәсми булып тора.

Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья оригами көненә багышланган "Кәгазьдән могҗизалар"дигән мастер-класс үткәрделәр.

12 ноябрьдә берничә ел элек Россиядә тагын бер экологик бәйрәм – Песнәкләр көне барлыкка килде. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырылды һәм 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Тат.Тәкәштә дә авыл халкы алар өчен   тозсыз сало, кыздырылмаган кабак, көнбагыш яки арахис орлыклары әзерләделәр  җимлекләр ясадылар һәм элеп куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International