ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 28 августындагы 1837-р номерлы боерыгы белән расланган 2030 елга кадәрге чорга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте стратегиясен,  шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирүне гамәлгә ашыру өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре потенциалын куллану сәясәтен киңәйтү максатларында, Менделеевск шәһәренең күпфункцияле үзәкләрендә белгечләр тарафыннан халыкка консультацияләр бирү өчен кизү тору графигын тәкъдим итәбез

Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты (Татарстан Республикасы Дәүләт архивы) «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерциячел оешманың иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә.

Дәүләт хезмәтләре порталында  17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен яңа ярдәм чарасы - бердәм пособиегә электрон гариза бирү ачылды.

 

гариза бирүче, аның тормыш иптәше (а); балигъ булмаган балалар; опека (попечительлек) астында булган балалар; көндезге бүлектә (өстәмә белем бирү программалары буенча гына белем алучы балалардан тыш) укучы 23 яшькә кадәрге балалар.

Бердәм пособие кертү белән авырлы хатын-кызлар өчен түләүнең максималь күләме артачак. Элек ул хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50% ын тәшкил иткән, ә хәзер, пособие билгеләүнең бердәм кагыйдәләре аркасында, түләү күләме 50%, 75% яки яшәү минимумының 100% тәшкил итә.

Агымдагы елның 3 атнасында (16.01-22.01.2023) Менделеевск районында  кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны 10 мең кешегә 68,9 тәшкил итә, узган атнага карата авырулар саны, өлкән яшьтәге авыручылар саны арту хисабына, 10% ка, 63тән 76 кешегә кадәр арткан. Барлыгы 179 кеше авырган, шуларның 102се-17 яшькә кадәрге бала, 63е-өлкәннәр, барысы да эшләмәүче.

Юллардагы иминлек хәзерге заманның җитди проблемасы булып тора. Балалар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң йомшак категориясе.

Менделеевск Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга РФ ЮХИДИ кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүдән качкан очракта, РФ КоАП 20.25 маддәсе санкцияләре нигезендә, элегрәк салынган административ штраф суммасы ике тапкыр арттырылырга мөмкин, яки хокук бозучыга карата 15 тәүлеккә кулга алу кулланылачак, дип искәртә.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Түләүне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза бирергә яки яшәү урыны буенча   Россия социаль фондының клиентлар хезмәтенә, яки КФҮкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Бердәм пособиегә бирелгән 19 мең гариза– йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы. Түләүне рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләреннән килгән гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында, шул исәптән дүрт яңа субъектта ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International