ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

12 августта администрациядә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының егерменче утырышы һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының ундүртенче утырышы булды. Утырыш  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә узды.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ел башыннан гражданнар соравы буенча шәхси счет торышы турында 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Гражданнарның бу мәгълүматлар өчен мөрәҗәгатьләренең абсолют күпчелеге РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында онлайн аша башкарылган.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына, мәсәлән, институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы чаралары белән уку мөмкинлеге турында искә төшерә. Өстәвенә, баланы укытуга ана капиталы белән турыдан-туры үз шәхси компьютерыннан яки смартфоннан, РПФ клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә идарә итәргә мөмкин.

Хезмәт юлы үз Республикасына һәм сайлаган эшенә тугрылык, югары һөнәри осталык һәм көнләшерлек хезмәт сөючәнлек үрнәге булган искиткеч кеше, зирәк җитәкче вафат булды.

13 август көнне Турай авыл мәдәният йортында физкультурачылар көненә багышланган «Кем тизрәк һәм биегрәк " дигән спорт чарасы үткәрелде.

12 августта Тойгуҗа авылында күбәләкләр көне билгеләп үтелде.

14 августта "Шифалы су - Ижминводы"шифаханәсеннән килгән кунакларга  Ижевка авыл мәдәният йортының музей почмагына экскурсия оештырылды

12 августта, төзүчеләр көне алдыннан, 11.00 сәгатьтә, төзелеш компанияләре вәкилләре, шулай ук өлешләп төзүдә катнашучылар өчен «Вконтакте» да турыдан-туры эфир булачак.

Бу җәйдә законнардагы мөһим үзгәрешләр булды. Әйтик, 1 июльдән «дача амнистиясе»нең вакыты тагын биш елга озайтылды. Ә агымдагы елның 14 июленнән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте һәм коммерцияле булмаган яшелчәчелек ширкәте әгъзаларына бушлай җир кишәрлекләре бирү вакыты озайтылды. Бу гражданнар өчен нәрсә дигән сүз, бүген Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева белән сөйләшәчәкбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International