ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

2 июль көнне Иске Гришкино мәдәният йорты территориясендә "Күңелле каникуллар"дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды.

3 июль көнне Камай авыл мәдәният йортында су бәйрәменә багышланган "Нептун көне"дигән музыкаль-спорт чарасы булып узды. Балалар төрле уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар.

Бәзәкә мәдәният йортында "Күңелле стартлар"спорт бәйрәме узды

1 июль көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен "җәйге уен" күңел ачу-уен программасын оештырдылар.   Барлык балалар да күңелле һәм дәртле команда уеннарында катнаштылар.

30 июнь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында балалар теләге һәм үтенече буенча кул эшләре буенча иҗади остаханә эшли башлады. Беренче дәрестә кызлар сәнгать җитәкчесе Вәлиева Л.И. белән берлектә саклау курчаклары ясадылар.


3
июль, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 4 июле 6.00 сәгатьтән   18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү.

2022 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда 15 метрга кадәр) көтелә.


1
июль, 2022 ел
җомга

Балалар китапханәсендә «Укы һәм җиң» исемдәге шәһәр конкурсына йомгак ясалды.

Белгечләр фикеренчә, хлорлы  суны файдаланып, яхшы чәй кайнату мөмкин түгел. Алар фикеренчә,"иң яхшы" һәм "иң начар " сортлы чәй юк. Чәйне пешерү өчен суны  фильтрларга һәм үзеңә ошаган чәй сортын  сайларга кирәк.  

Интернет бүген тормышыбызның барлык өлкәләренә диярлек үтеп керә, һәм аны сату өчен куллану беркемне дә гаҗәпләндерми генә түгел, ә бик табигый күренә. Һәм күпләр өчен товарны капшап, тикшереп карамыйча сатып алу торган саен ешрак өстенлек ала.

​2022 елның 1 июленнән "Башкару эшчәнлеге турында" 229-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә бурычлы кешегә, түләттерү мөрәҗәгать иткән очракта, яшәү минимумы күләмендә керемнәрнең шәхси счетларында саклануы турында гариза белән кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итү хокукы бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International