15 апрель көнне Тойма мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Кураково авылындагы чиркәүгә бардылар.
12 апрельдә бөтен дөнья Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтте. 1 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары өчен балалар китапханәсе китапханәчесе Казакова Л.М. «Белмәмеш белән космик сәяхәт»дип исемләнгән интерактив уен үткәрде.
14 апрель көнне Үзәк китапханәдә 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Сайлау лабиринты» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү буенча эшлекле уен узды.
13 апрель көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда, Үзәк һәм Татар китапханәләр әзерләгән “Күңел яктысын нурларын, халкыма багышладым” дигән әдәби очрашу үткәрелде. Очрашуга Яр Чаллы шәһәреннән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы” һәм “Кояшлы иҗаты өчен” Халыкара бүләкләр иясе, язучы, галим Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Дания Хан кызы Сибгатуллина; шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатыЛилия Фаис кызы Гыйбадуллина кунак булып килделәр.
2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән-томан, яшен;
- төнлә һәм көндез-яңгыр һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил (Казанда да).
Шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә гомуми өлешле милекне рәсмиләштерүне гадиләштерергә, ә бакчачыларның үзләренә дистанцион рәвештә тавыш бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим ителә. Росреестр катнашында эшләнгән тиешле закон проекты РФ Дәүләт Думасында каралуда тора.
Әлеге чара бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында узды. Консультация "Бердәм Россия" партиясенеңтөбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында узды.
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәләре белән селектор киңәшмәсендә «Эшмәкәрлек» партия проекты буенча эшнең төп өстенлекле юнәлешләрен тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшмәкәрлек субъектларына эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук законнарга үзгәрешләр кертү буенча мәгълүмат бирү максатыннан түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 ноябреннән "Россия Федерациясе территориясендә алкогольле продукция әйләнеше башлану турында хәбәрнамәнең электрон документ формасында тапшыру форматын раслау турында" 2021 елның 14 маендагы 158 номерлы боерыгы үз көченә керде, анда алкогольле продукция төрләре кодлары классификаторына (сыра һәм сыра эчемлекләреннән, сидр, пуаре һәм ачы бал) һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләме турында декларацияләр тутырганда кулланыла торган үзгәрешләр кертелде.