Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 19 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән:
- буран, буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начарлана;
- секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил (Казанда төнлә 18 метрга кадәр);
- юлларда бозлавык, кар көртләре.
Роспотребнадзор дөньяда яңа "омикрон" штаммасы белән бәйле вәзгыятьне күзәтеп тора, фәнни һәм гамәли тәҗрибәне анализлый. Әлеге штаммның таралу һәм агымы үзенчәлекләре турындагы белемнәр даими рәвештә яңартыла.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте урамда йөрү һәм һавада эшләү вакытында туңып өшүне профилактикалауның төп кагыйдәләре турында искә төшерә.
14 гыйнвар көнне Зәй шәһәренең «Спарта» спорткомплексында 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышларга республиканың 17 районыннан көрәшчеләр килде.
14-15 гыйнвар көннәрендә С.П.Титов исемендәге "Катыргы кәгазь комбинаты" ЯАҖ призына кикбоксинг буенча V Республика турниры узды.Ярышларда Татарстан Республикасының 14 шәһәреннән һәм районыннан 110 спортчы катнашты. Турнирның судьялар бригадасын Бөтенроссия категорияле судьясы, кикбоксинг буенча Россиянең спорт мастеры Сергей Осипов җитәкләде.
2022 елның 15 гыйнварында Алабуга шәһәрендә «Татарстанның бадминтон өметләре»дип аталган беренче этапның зона туры узды. Ярышта тренер Шәйхулова Т. А. җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
"Ушковлар утравы"нда чуму өчен урыннар әзерлиләр
Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Э.Г. белән берлектә, 7 “Б” сыйныф укучылары белән әдәби сәгать уздырды.
Монай авыл китапханәсе укучылары рус язучысы, публицист Михаил Евграфович Салтыков-Щедринга багышланган «Сатираның кыю хакиме» дип исемләнгән әдәби сәгатьтә катнаштылар.
15 гыйнвар көнне Сәйтәк авыл клубы балалар һәм өлкәннәр өчен чана шуулар оештырды.