ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 24 декабрьдә төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -32 градуска кадәр түбәнәюе  көтелә.. (Казанда -30ка кадәр түбән урыннарда).

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Техника урам-юл челтәрен карап тоту өчен билгеләнгән.

2021 елның 21 декабрендә Татар Чаллысы авылында зур булмаган өмә үткәрелде.

2021 елның декабрендә Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Коррупция юнәлешендәге җинаятьләр темасы хәзерге вакытта да актуаль булып кала бирә. Чара спикеры тарафыннан түбәндәге статистика яңгыратылды:"Татарстанның хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, агымдагы елда дәүләт өчен зыян күләме 230 млн.сумнан артык тәшкил иткән, 100 млн. сумнан артык түләү тәэмин ителгән, коррупцион юнәлештәге 800 җинаять ачыкланган - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19% ка күбрәк".

Җәяүлеләр балигъ булмаган юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң йомшак категориясе булып тора. 11 ай эчендә җәяүлеләр катнашында 190 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 бала һәлак булган, 194 бала тән җәрәхәте алган. 6 декабрьдә Казанның Совет районында ЮТҺ нәтиҗәсендә тагын бер бала-җәяүле һәлак булды.

Дәүләт Думасы тарафыннан бурычларны түләү хисабына бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләрне автомат рәвештә күчерүне тыю турындагы Закон соңгы укылышта кабул ителде.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы өченче, ахыргы, укылышта каршы як юлга чыгып яки тизлек режимын бозып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган икән һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затлар тарафыннан җинаять җаваплылыгын билгели торган закон кабул итте

Дәүләт Думасы физик затларның транспорт чараларына мәҗбүри техник карауны гамәлдән чыгаруны тәкъдим итүче закон проектын өченче укылышта кабул итте.

​Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25.-30° градуска кадәр төшәр дип көтелә. .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International