Песәй мәдәният йортында "Күренекле шәхесләр" дигән рубриканы дәвам итәбез
Эчке эшләр бүлегенә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге, тулы урта һәм югары белемле, сәламәтлеге буенча яраклы ир-ат җенесе гражданнары чакырыла.
Президентның 2021 елның 2 июлендәге Указы нигезендә, балалары булган Россия гаиләләре 2021 елның август – декабрендә 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул 20588 сум тәшкил итә.
2 августта район башлыгы Валерий Чершинцев Совет аппараты һәм Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре белән берлектә Интернационалистлар бульварын карап чыктылар һәм аны реконструкцияләү буенча эшләр турында фикер алыштылар.
3 августта район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә Авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Абалач авыл китапханәсендә әби-бабайларына кунакка килгән башка шәһәр һәм авыл балалары өчен «Синең моннда туган ягың» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Юрий Визбор иҗатына багышланган «Йөрәкләрне музыка белән тулыландырыйк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать уздырдылар.
Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә җир мәсьәләләре буенча комиссия узды.
Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.