ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Пенсия фондының территориаль органнары 2010 елдан бирле эшләми торган аз керемле пенсионерларның пенсияләренә федераль социаль өстәмәләрне гамәлгә ашыру буенча эш алып бара.

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) шуны искә төшерә: килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Россия Банкы пенсия һәм башка социаль түләүләр алучыларның илкүләм түләү системасы карталарына мәҗбүри күчүе вакытын озайтты. Пенсияләр һәм социаль түләүләр гражданнарга элек ачылган банк карталарына (хәтта дөнья түләү системасы булмаса да) 2021 елның 1 июленә кадәр килә. Исегезгә төшерәбез, элек срок ике тапкыр озайтылды инде, соңгы тапкыр – 2021 елның 1 гыйнварына кадәр.

Татарстан Республикасы Менделеевск районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда иминият пенсиясен билгеләү хокукын бирүче яшькә җиткәнче, биш елдан да артык вакыт калмаган гражданнар пенсия алды яше категориясенә керә һәм федераль һәм региональ ташламаларга хокуклы дип хәбәр итә.

Анда район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

Экодоброволецлар, 13 командага бүленеп, Кама буенда, елга порты янында генераль җыештыру оештырдылар.

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге киңәшмә булды.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Песәй мәдәният йортында эшләп килүче музейның чираттагы кунаклары "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Супер Поколение" үсеш үзәге лагерында тәрбияләнүчеләр арасында "Рыцарский турнир" уен программасын үткәрделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 15 июлендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

Гражданин картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнүче пенсия билгеләү хокукын бирә торган яшькә җиткәнчегә кадәр ике ел яки 24 ай дәвамында картлык буенча пенсия билгеләү мәсьәләсе буенча РПФның территориаль органына алдан мөрәҗәгать итә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International