"Дуслык белән көчле без"

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Песәй мәдәният йортында балалар өчен чираттагы ял сәгате "Дуслык белән көчле без" исеме астында узды. Дәресләрдән соң, укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән төрле уеннарда, бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. " Кем өлгер?", " Кулъяулыгым-яулыгым", "Күзне бәйләп рәсем ясау" кебек уеннардан беркемнең дә читтә каласы килмәде. Киресенчә, балалар мәдәният йортыннан китәргә ашыкмадылар. Алар өчен әзерләнгән ял сәгате күңелле узды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International