Менделеевскида 400 башка исәпләнгән сөт комплексы төзү планлаштырыла

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Менделеевск районы территориясендә продукция җитештерүнең йомык циклы булган шлейф белән 400 баш савым сыерына исәпләнгән сөт комплексы төзү планлаштырыла,  

Бүген Казанда Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Белогривка» ҖЧҖ башкарма директоры Александр Березин белән "Менделеевск"АСИ/Т территориясендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча өч яклы килешү имзаладылар.

Проектта зур булмаган фермер хуҗалыклары булдыруга һәм югары сыйфатлы чимал - сөт җитештерүгә, заманча энергия саклау технологияләрен куллану, терлекләрдәге авыруларны профилактикалауны көчәйтү, сөт терлекләреннән югары продуктив токымлы сатып алу, заманча югары җитештерүчән техника куллануга басым ясала.

Проектта авторлык эшләнмәсе – тулы ябык цикллы фермасында экологик чиста продукция җитештерү гамәлгә ашырыла.
Предприятие җитештерәчәк төп продукция-сөт,  ә предприятиене киңәйткәннән соң сыр һәм сөт продуктлары.

Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 600 миллион сум тәшкил итә. Булдырыла торган эш урыннары саны-40 берәмлек. Проектны тормышка ашыру вакыты-3 ел.

Әлеге хезмәттәшлек "кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм итү"милли проекты ярдәмендә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International