Роспотребнадзор искәртеп узганча, 2022 елда 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне «безнең планета, безнең сәламәтлек»девизы астында уза. Димәк, һәр кешенең сәламәтлеге бөтен планетаның иминлеге белән аерылгысыз бәйле. Сәламәтлекне саклау өчен кешеләргә чиста һава, чиста су һәм тулы кыйммәтле туклану кирәк.
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә. Сәламәт булыйк, дуслар!