Кибеткә футболканы кире кайтарып буламы, әгәр үлчәме белән ялгышканлыгын аңлаган, ә фабрика ярлыгын киемнән кисеп алган?

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белгечләр бу сорауга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 25 статьясындагы 1 пункты нигезендә аңлатма бирде, аның нигезендә кулланучы  товар формасы,зурлыгы, фасоны, төсе, үлчәме   буенча туры килмәгән булса, шул товарны сатып алган сатучыдан шундый ук товарга алыштырырга хокуклы. Кулланучы, сатып алу көнен исәпкә алмаганда, ундүрт көн дәвамында тиешле сыйфаттагы канәгатьсез товар алмашырга хокуклы. Әгәр күрсәтелгән товар куллануда булмаса, аның товар төре, кулланучылар үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар чегы яисә касса чегы яисә күрсәтелгән товарның түләвен раслый торган башка документ булса, тиешле сыйфаттагы товар алмаштыру уздырыла.

Шул рәвешле, "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Закон сатып алучыга 14 көн эчендә кибеткә сыйфатлы товарны кайтарырга һәм аның өчен түләнгән акчаларны таләп итәргә рөхсәт итә. Шул ук вакытта кире кайтарыла торган товар яхшы булырга тиеш: анда завод ярлыклары, тамгалар һ.б. булырга тиеш,  Продукциясе турында мәгълүматны урнаштыруга җаваплы караган җитештерүче шулай ук товарның сыйфаты турында да кайгыртачак. Кием-салым, трикотаж, баш киемнәре, эчке кием һәм башка тегү эшләнмәләрен маркировкалау стандарты - ГОСТ 10581-91 (стандарт хәрби хезмәткәрләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре эшләнмәләренә кагылмый). Товарны тамгалауда һичшиксез үлчәме турында мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр мондый ярлыкларны, тамгаларны  сатып алучы алып куйса, кибет аннан сыйфатлы әйбер  һәм аның өчен акча кайтарырга тиеш түгел.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International