Клиндерләр бүгенге көнгә кадәр дә күпчелек балаларның яраткан ризыклары булып кала бирә.
Балалар китапханәсе укучылары өчен «Клиндер бәйрәме» исемле уен программасы үткәрде. Китапханәче Казакова Л.М. балаларга клиндерләр, аларның төрләре турында кызыклы фактлар сөйләде, «Шигырьләрне дәвам ит», «Мәкаль әйт», «Шифрлаучылар», «Рәссамнар» һәм «Кемдә клиндер»уеннары үткәрде. Очрашу ахырында барысы да клиндер белән сыйланды.