Ел саен 8 июльдә бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Ул изге кенәз Петр һәм аның хатыны Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган. Бу православие изгеләре гаилә һәм никахны яклаучылар дип санала, ә аларның гаилә тормышы тарихы легендага әйләнде.
Бу көнгә Татар Чаллысы авыл китапханәсендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “ЗАГС - кешеләр, язмышлар, тарихлар” дигән фотокүргәзмә оештырылды.
Анда 105 еллык тарих тәкъдим ителде - революциядән алып безнең көннәргә кадәр. 1917 елгы революциядән соң ук дини никах үзенең юридик көчен югалтты һәм шул чор өчен яңа "гражданлык никахы" төшенчәсе кулланылышка керде. Хәзер инде чиркәү түгел, ә дәүләт гаиләне терки. Төрле елларда да бер-берсеннән аерылып торган туй традицияләре, кием-салым, чәчәк бәйләмнәре булган. Тик мәхәббәт һәм тугрылык кына һәрвакыт яши. Боларның барысын да төрле еллар фотоларында күрергә мөмкин иде.