11 июль - шоколад көне

2022 елның 12 июле, сишәмбе

11 июльдә барлык татлы ризыклар яратучыларның иң яраткан бәйрәме - шоколад көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм күптән түгел генә барлыкка килде. 1995 елда аны Франциядә уйлап таптылар, ә аннары бәйрәм идеясен дөньяның башка илләреннән дә, шул исәптән Россиядә дә тәм-томнар яратучылар күтәреп алды.

12 июль көнне Татар. Чаллысы авыл китапханәсе килүчеләрне тәмле табышмаклар кәрҗине һәм «Шоколад – ходай ризыгы» дип исемләнгән рәсемле күргәзмә көтте.

Балалар шоколадның килеп чыгышы, аның җитештерелүе, организм өчен файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Тарихта патша Петр I аны көнбатыштан кофе белән бергә алып килгән, диелә. Күргәзмәдән тыш, кызлар һәм малайлар шоколад турында табышмаклар чиштеләр.  Сорауга җавап бирәсең – татлы бүләк аласың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International