12 июль көнне Үзәк китапханәдә " Опера. Романс. Серенада" исемле концерт булды. Аның тыңлаучылары - «Саулык» социаль ярдәм үзәге реабилитантлары.
Николай Осипов исемендәге халык уен кораллары милли академия оркестры башкаруында алар илебез һәм дөнья музыка мәдәниятының иң яхшы әсәрләрен: «На заре ты ее не буди» романсын, «Маскарад» драмасыннан вальс,«Живет моя отрада» и «Очи черные» халык җырларын, «Ромео и Джульетта» операсыннан арияне һәм башкаларны ишеттеләр. Музыкаль әсәр белән бергә кунаклар теге яки бу шедеврны язу тарихын да белә алдылар. Мәсәлән, «На заре ты ее не буди» романсының сөйгән кызы турында түгел, ә тәрәзә янында төн буе йоклый алмыйча яткан һәм таң атканда гына йоклап киткән авыру кыз турында язылганлыгын бөтен кеше дә белми.