2024 елның 1 апреленнән сроклы хезмәткә чакыру башлана

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 1 апреленнән сроклы хезмәткә чакыру башлана.

Армиягә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар чакырыла. Армиядә хезмәт итү вакыты 1 ел тәшкил итә. Көзге чакырылышта Менделеевск районыннан 20дән артык егет китте, кызганычка каршы, хезмәттән баш тартучылар да бар. Ә бу 15 кеше, 3 кешегә карата инде эшләр кузгатылган, калганнары буенча тикшерү эшләре алып барыла. Чакырудан кем азат ителә:

🟢Россия Федерациясендә хәрби кафедра белән югары уку йортында альтернатив гражданлык хезмәте үткән гражданнар;

🟢Сәламәтлек торышы буенча медицина комиссиясе гражданны яраксыз (яки чикләүләр белән яраклы)дип таныса;

🟢Һәртөрле җинаять өчен хөкем ителүләре бетерелмәгән гражданнар;

🟢 Фәнни дәрәҗә ияләре;

🟢 хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар белән турыдан-туры туганлык бәйләнеше булган россиялеләр. Чакыру кагыйдәләрен бозган өчен нинди җәза көтелә:

- Хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен   10 меңнән 30 мең сумга кадәр күләмдә штраф салыначак;

- Хәрби комиссариатка гаилә хәле, белеме, эш яки уку урыны һәм вазифасы үзгәрүе турында мәгълүмат, шулай ук яңа урынга күченү турында мәгълүмат бирмәгән өчен хәрби хезмәткә чакырылучыга 1000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф белән җәза бирергә мөмкиннәр.

Шулай ук, сроклы хезмәттән качкан өчен РФ ҖК 328 маддәсе буенча җинаять җәзасы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International