Гыйнварның беренче көннәрендә хезмәт ветераны Гришина Лидия Кирилловна үзенең юбилеен билгеләп үтте. Ул Моунай авылында крестьян гаиләсендә туган. 1941 елның июнендә әтисе армиягә алына. 1942 елның көзендә әтисенең Воронеж шәһәре өчен сугышта һәлак булуы турында хәбәр килә. Олы кыз буларак, Лидиягә әнисенең һәрнәрсәдә ярдәмчесе булырга туры килә! Лида балачактан ук авыр хезмәтне белеп үсә! Сугыштан соң әнисе белән бергә, өлкәннәр һәм аның кебек үк яшүсмерләр белән бергә, ашлык амбарында эшли. 1955 елның мартында Лидия кияүгә чыга һәм 2 кыз таба. Лидия Кирилловна утыз елдан артык химия заводының эшчеләрне тәэмин итү бүлегендә хисапчы булып эшли. Ул үз эшен бик яратып башкара. Лидия Гришинага хезмәт ветераны исеме бирелә, ул берничә тапкыр ведомство бүләкләре белән бүләкләнә. Лидия Кирилловнаны район башлыгы Радмир Беляев исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров котлады.