«Мечталлион» Яңа ел тиражы беренче каналда 2024 елның 1 гыйнварында узды. Тираж нәтиҗәләре буенча элек почта бүлекчәләрендә лотерея билетлары сатып алган 300дән артык кеше миллионлап җиңде. Татарстанда бәхетлеләр рәтенә Казан, Бөгелмә, Азнакай, Чаллы һәм Алабуга кешеләре керде.
Искәртеп узабыз, 2014 елдан Россия Федерациясе территориясендә дәүләт лотереяләре генә үткәрелә. Аларның төп миссиясе-физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән социаль программаларны финанслау.
Почтаның барлык бүлекчәләрендә «Милли лотерея»брендыннан тиражлы һәм тиражсыз уеннар билетлары сатыла. Тиражсыз яки мизгелле лотереяләрне сатып алганнан соң ук җиңүгә тикшереп була, ә тиражлы лотереяләр буенча уйнатулар лотерея билетлары ияләре өчен бер үк вакытта уза. Моннан тыш, Россия почтасы бүлекчәләрендә элеккеге телевизион уеннар нәтиҗәләрен белергә мөмкин.