Иминият пенсияләре индексацияләнде

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре индексацияләнде. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясе картлык, инвалидлык, туендыручыны югалту уңаеннан була.

Узган еллардагы кебек үк, гражданнарның уңайлылыгы өчен индексация автомат рәвештә башкарылачак, ягъни социаль фондка мөрәҗәгать итү кирәкми.

Шулай ук иминият пенсиясе  суммасына кергән шәхси пенсия коэффициентының фиксацияләнгән түләве һәм бәясе артачак.

Фиксацияләнгән түләү-бу закон белән билгеләнгән сумма, ул иминият пенсиясенә түләнә. Аның күләме 2024 елның 1 гыйнварыннан 8134,88 сум тәшкил итә.

Бер шәхси пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сум тәшкил итә.

Шулай итеп иминият пенсияләре 7,5 процентка артты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International