Бушлай шифаханә-курорт дәвалануы

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Барлык ташламалы категория гражданнарына социаль Фонд тарафыннан дәвалау урынына бару һәм кайту белән бушлай шифаханә-курорт дәвалануы бирелә.

Юлламалар түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

Сугыш инвалидларына;

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга;

Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына;

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 айдан да ким булмаган вакыт аралыгында хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләргә;

Күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләргә;

«Блокадалы Ленинградта яшәүче» яки «Камалышта булган Севастопольдә яшәүче», «Камалышта булган Сталинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгәннәргә.

Рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза кирәк. Бу дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә эшләнергә мөмкин

Шулай ук медицина ярдәме алу өчен медицина оешмасыннан дәвалану урынына юлламаны күрсәтергә кирәк. 2 нче Талон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International