Әлфия Когогина: махсус хәрби операциядә барлык катнашучыларның хокуклары тигез дәрәҗәдә якланырга тиеш

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Бүген Дәүләт Думасының быел беренче утырышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның хокукларын яклау инициативасы кабул ителде.Барлык махсус хәрби операциядә катнашучыларның хокуклары бертигез дәрәҗәдә якланырга тиеш, мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең дә яки волонтерларның да. Ватанны саклаучыларның барысы да дәүләтнең алар һәм аларның гаиләләре турында кайгыртачагына ышанырга тиеш.

Ирекле формированиеләрдә булган гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатыннан, закон проектының гамәлдә булуын махсус хәрби операция башланганнан бирле (2022 елның 24 февраленнән) барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә җәелдерергә тәкъдим ителә.

Яраланган очракта федераль бюджеттан иминият түләүләре 313 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, инвалидлык булганда 2,3 млн сумга кадәр. Үлгән очракта гаиләгә 3 млн сум түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International