2024 гаилә елы дип игълан ителде!
Менделеевск музее яңа проект эшли башлый, аның максаты — гаиләләрне берләштерү, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгыту. Менделеевск гаиләләрен «Гаилә тарихы» мастер-классында катнашырга чакырабыз!
Өйрәнүне нәрсәдән башларга? Гаилә тарихын ничек язарга? Гаилә агачын ничек ясарга? Бу сорауларга җавап алу өчен бөтен гаилә белән безнең мастер-класска язылыгыз һәм килегез. Чакырылган чыгыш ясаучы - Гөлүзә Бондарева.
● Кайда: Менделеевск музее (Гассар ур., 1)
● Кайчан: 20 гыйнвар
● Ничәдә: 14.00 сәг. керү бушлай, ләкин алдан язылу буенча (урыннар саны чикләнгән). Телефон: 8(85549)2-72-05, 89196302759 кәрәзле телефоны буенча