Татарстанда «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны старт алды. Аның максаты-республикабызның нәрсәгә ирешкәнен сөйләү, һәркемгә Ватаныбызның фәнни, технологик һәм мәдәни потенциалы белән танышырга мөмкинлек бирү. Автобус 1 мартка кадәр йөриячәк һәм республиканың 29 районында булачак.
Менделеевск районына автобус 29 февральдә киләчәк.
Марафон барышында спикерлар район, республика, ил казанышлары турында сөйләячәк. Бүгенге көндә Татарстанда 100 дән артык төрле республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар мөһим.