1,5 яшькә кадәр түләү

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның гыйнварыннан ата-аналар ялдан вакытыннан алда чыккан очракта баланы карау буенча пособие алу хокукын югалтмаячак дигән закон үз көченә керде. Яңа кагыйдә, шул исәптән, тулы булмаган эш көненә, өйдә һәм дистанцион эшкә чыкканда да кагыла. Бу пособие шулай ук бала карау буенча отпуск вакытында башка эш бирүчедә эшләүчеләрдә дә сакланачак.

"Вакытлыча эшкә сәләтсезлек һәм 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособиеләрнең максималь күләме эшләүче ата – аналар өчен ата-ананың уртача хезмәт хакының 40% тәшкил итә, минималь айлык түләү 8,5 мең сумга тигез-максималь айлык 33,2 мең сум. Быелның 1 февраленнән түләүләр индексацияләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин

Исегезгә төшерәбез, элек ата-аналар, әгәр ата-ана эшкә бармаса һәм хезмәт хакы алмаса, ә бала карау белән мәшгуль булса гына, декрет ялында карау буенча пособие ала алганнар. Тулы көнгә эшкә чыккач, айлык пособие түләү туктатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International