Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Хезмәт кодексына гадел үзгәрешләр Конституция суды тәкъдиме буенча кертелгән. Анда узган ел граждан хезмәт хакы түләгәндә дискриминациягә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Ул билгеләп үткәнчә, Хезмәт кодексының 236нчы маддәсендә хезмәткәрләргә тиешле түләүләрне тоткарлаган өчен генә эш бирүченең матди җаваплылыгы турында әйтелә. Әгәр хезмәт хакы түләнмәсә, аны түләмәгән өчен компенсация дә каралмый. Закон проектын кабул итү нәтиҗәсендә, эш бирүчеләр хезмәткәрләргә тиешле барлык хезмәт хакын, шул исәптән исәпләнмәгән хезмәт хакын да түләмәүләрен компенсацияләргә тиеш булачак. Бу акчаны алу хокукын суд расларга тиеш.
Закон проекты социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясе тарафыннан хупланган һәм рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.