Ана (гаилә) капиталы акчаларыннан балага 3 яшькә кадәр айлык түләү турында

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

 2024 елның 1 гыйнвареннан өч яшькә кадәр бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләү алуга ана(гаилә) капиталы акчаларын  юнәлтү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Кертелгән үзгәрешләр гариза бирү срокларына һәм айлык түләүне гамәлгә ашыру срокларына, гариза бирүченең аны алудан баш тарту хокукына кагыла, шулай ук гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алынган гаилә керемнәре төрләренә һәм гариза бирүчегә йөкләнгән документлар исемлегенә өстәлә.

Шулай итеп, баланың тууы (уллыкка алуы) белән бәйле айлык түләү алу өчен ана (гаилә) капиталы акчаларының  бер өлеше белән эш итү турында гаризаны бала туганнан соң өч яшькә кадәр теләсә кайсы вакытта  бирә ала.

Әгәр айлык түләүне алу турында гариза бала туган айдан 6 айдан да соңга калмыйча (элек 3 айдан да соңга калмыйча) бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан башкарыла. Әлеге үзгәрешләр баланың тууы (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, балага өч яшь тулганчыга кадәр, 2024 елның 1 гыйнварыннан туган балаларга гына пособие түләүгә кагыла. Калган очракларда айлык түләү  мөрәҗәгать иткәән айдан башкарыла.

Әгәр граждан айлык түләүне алудан баш тарту турында гариза белән мөрәҗәгать итсә, бала өч яшькә җиткәнче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, пособие түләү айлык түләүне алудан баш тарту турында гаризаны кабул итү (теркәү) аеннан соң киләсе айның 1 нче көненнән туктатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International