«Атмосфера» гөмбәзендә сыйныф җитәкчеләре өчен «Кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү аша патриотик тәрбия» темасына семинар узды. Семинар кысаларында Ленар Раил улы укытучыларга безнең Менделеевскиның ничек үсүе, аны нинди планнар һәм перспективалар көтүе, икътисад, кече бизнес, уңайлы шәһәр мохите һәм социаль өлкәдә булган нәрсәләр турында сөйләде. Әлеге семинар укытучының район стратегиясен кабул итүе һәм бу хакта укучыларга сөйләве өчен кирәк. Укытучылар үзләренең кечкенә Ватанына икенче яктан, экспертлар һәм аналитиклар карашы белән карый алдылар.