Менделеевск районында 2023 елда "Демография" илкүләм проектының "Спорт - тормыш нормасы" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында берничә чара узды.
2023 елның 11 февралендә «Россия чаңгы юлы-2023» XLI Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында "Татарстан чаңгы юлы-2023" республика массакүләм ярышлары узды. Чара Менделеевск шәһәренең барлык халкын берләштерде. Ярышларда 1209 катнашучы булды: хакимият хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, спортчылар, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм чаңгы йөрү сөючеләр.
2023 елның 15 октябрендә Менделеевск шәһәренең чаңгы базасы территориясендә «Аммоний Менделеевск кроссы» җиңел атлетика ярышлары кысаларында «Татарстан кроссы-2023» узды. Ярышларда 700дән артык катнашучы булды. Йөгерү дистанцияләре 3 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша алырлык итеп бүленгән. Беренче булып 300 метрга 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар старт алдылар. Аннары 600 метрга 10 яшькә кадәрге балалар; 11 яшьтән өлкәнрәк балалар 1 яки 3 км сайлап йөгерделәр. Зурлар өчен 10 һәм 20 км трасса әзерләнгән. Спорт йөгерешләрендә җиңүчеләр һәм призерлар ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм кызлар арасында, барлык дистанцияләрдә һәм барлык яшь төркемнәрендә дистанциядә күрсәтелгән иң аз вакыт буенча аерым билгеләнде.
Илебез Президенты В.Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты ярдәмендә физкультура һәм спорт белән массакүләм шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр барлыкка килә.