18 гыйнвар-Бөек Ватан сугышында катнашучы Вәлиев Билал Җәләл улының туган көне. Аңа 98 яшь тулды.
Район башлыгы исеменнән ветеранны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров котлады. Кунакларны туган көненең кызы Гүзәл Билал кызы каршы алды. Котлауларга кушылабыз һәм Билал Җәләл улына ныклы сәламәтлек телибез