Хат ташучылар Татарстан ветераннарына Россия Федерациясе Президентының Ленинград камалышын бетерүнең 80 еллыгы уңаеннан котлауларын җиткерәчәк.
Татарстанда мондый котлауларны «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Блокадалы Ленинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгән 96 республика кешесе алачак. Хатлар мактаулы адресатларга шәхсән кулларына тапшырылачак. Россия буенча 27 гыйнварга кадәр хат ташучылар Президентның 60 000гә якын шәхси котлауларын тапшырачак.
Почта хезмәткәрләре ветераннарга мөһим хатлар алу өчен бар көчләрен куячаклар. Кирәк булса, Россия Почтасы белгечләре ветеранның яңа яшәү урынын ачыклап, актуаль адрес буенча котлау җиткерәчәк. Әгәр дә хатны алучы өйдә булмаса, хат якындагы почта бүлекчәсендә тагын бер ай сакланачак, ә хат ташучы бу вакыт эчендә котлауларны җиткерү омтылышларын даими рәвештә кабатлаячак.