Махсус хәрби операциядә катнашучыларның пенсия тупланмалары акчаларын түләү

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Хезмәт министрлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Үлгән иминиятләштерелгән затларның варисларына пенсия тупланмалары акчаларын түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты карала.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 30 июлендәге 711 номерлы карары (алга таба – Хөкүмәтнең 711 номерлы карары) белән расланган аерым шәхси счетларның махсус өлешендә исәпкә алынган пенсия тупланмалары акчаларын Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан үлгән иминиятләштерелгән затларның варисларына түләү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, хокук варислары пенсия тупланмалары акчаларын  алу өчен  иминиятләштерелгән кешенең үлеменнән соң 6 ай узгач уына мө рәҗәгать итә ала.

Шул ук вакытта хокукны   практикада үлемне дәүләт теркәве һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган (үлгән) махсус хәрби операциядә катнашучының үлеме турында таныклык бирү хәрби хезмәткәрнең үлеменнән соң алты ай узгач кына башкарыла торган очраклар була. Шуның нәтиҗәсендә үлгән иминиятләштерелгән затның хокукый варислары билгеләнгән срокларда пенсия тупланмалары алу өчен мөрәҗәгать итә алмый.

Шуңа бәйле рәвештә, карар проекты белән, махсус хәрби операция барышында бурычларны (хәрби хәрәкәтләрне) үтәгәндә гражданның үлеме фактын раслау шарты белән, үлем көненнән соң алты ай узгач, пенсия тупланмалары акчаларын алуга хокуклы варисларның күрсәтелгән категориясенә пенсия тупланмалары акчаларын түләү турында гариза белән мөрәҗәгать итү вакытын торгызу турында суд карары бирелмичә дә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген билгеләүче үзгәрешләр кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International